16+

Балаларга Украинадан шалтыраталар: "Газны кабыз да, икенче бүлмәгә чык"

Аларның төп максаты-террористик һөҗүм.

Аларның төп максаты-террористик һөҗүм.

Россиядә яшәүче балаларга газ конфоркаларын кабызу үтенече белән Украинадан шалтыраталар. Бу хакта "Мәгариф 52" телеграм-каналында хәбәр итәләр.

Чыганак мәгълүматлары буенча, Россия балаларының кесә телефоннарына шалтыраталар, аларга өй эчендәге газны кабызырга һәм башка бүлмәгә чыгарга өндиләр. Явыз ниятлеләр моны ашханә приборының эшләвен тикшерү сылтавы белән эшли.
"Балаларга билгесез кешеләрдән шалтыратулар килә, алар үзләрен газ компаниясе хезмәткәрләре булып таныштыра. Янәсе, системаның төзеклеген тикшерү өчен, барлык мич конфоркаларында газны кабызырга кушалар. Чынлыкта, Украинадан җинаятьчеләр шалтырата! Аларның максаты-күпфатирлы йортларда шартлаулар оештыру", - дип хәбәр итәләр телеграм-каналда.

"Син плитәне күрәсеңме? Беләсеңме, газ ничек кабызыла? Сиңа аны кабызырга кирәк, ә без инде үз ягыбыздан тикшерәчәкбез", - дип үгетли баланы явыз ниятле.

Чынлыкта: телгә алынган аудиоязма 2018 елдан бирле челтәрдә «йөри». Ул вакытта Казахстан территориясендә актив таралган. 

"Бу терроризмның яңа төре. Сөйләшүне тыңлагыз. Бу бездә, Алма-атада», - диелә хәбәрдә. 

Җирле эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре таралган хәбәрләрне ялган дип атаган һәм россиялеләрне провокациягә бирешмәскә чакырган.

«WhatsApp мессенджеры аша җинаятьчеләрнең баланы газ кабызу турында үгетләп шалтыратуы киң таралган», - дип кисәтә хокук сакчылары. 

Соңрак аудиоязма Казакъстаннан читкә чыга һәм төрле елларда Россия төбәкләрендә, мәсәлән, 2020 елның февралендә Якутиядә таралгаг.

Шуңа да карамастан, берара Украинаның Telegram-каналларында шундый төр өндәүләр барлыкка килгән булган. Бу аңлатмалар юк ителгән, ләкин алай да газны куркынычсыз куллану кагыйдәләре турында балалар белән сөйләшергә киңәш итәбез, дип яза "Татмедиа" телеграмм-каналы. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading