16+

Балаларга зур җитәкче һәм миллионер булу мөмкинлеге туды

Быелның 19 апреленнән “Төбәкләр өчен киләчәктәге кадрлар” проекты башланып китте.

Балаларга зур җитәкче һәм миллионер булу мөмкинлеге туды

Быелның 19 апреленнән “Төбәкләр өчен киләчәктәге кадрлар” проекты башланып китте.

Россиянең Стратегик башлангычлар агентлыгы, илнең 7 төбәге башлыгы, шул исәптән Татарстан Президенты һәм “Одаренные дети” интернет-порталы оештыра әлеге проектны. Чараны гамәлгә ашыруга беренчеләрдән булып, Татарстан, Пермь крае, Мәскәү, Тула, Төмән, Ульяновск һәм Новгород өлкәләре алынды.

– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов:”Балалар үз сәләтләрен ача һәм үстерә алырга тиеш”, – дип, шушы башлангычны бик хуплады. Республикадагы мәктәпләр укучылары, балалар йортларында һәм интернатларда тәрбияләнүчеләр – укучылар, ВУЗ студентлары катнаша ала бу проектта, – дип хәбәр итте республика премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.
“Төбәкләр өчен киләчәктәге кадрлар” проекты кысаларында, республика буенча оештыру вазифасы “Казан сәләтлеләр ачык университеты 2.0” коммерциячел булмаган автоном оешмага йөкләнгән. Адресы: 420021, Казан, Татарстан урамы, 20а йорт. E-mail: info@utalents.ru , сайт: www.utalents.ru)

Учреждение атамасындагы 2.0 саны “гасыр”, “заман” мәгънәсен белдерә. Спорт, хәйриячелек, ялны оештыру, судно һәм авиамодельләр, шулай ук физика, математика, химия һәм башка фәннәргә караган проект-эшләр тәкъдим ителә.
– “Одаренные дети” порталы аша 539 мөрәҗәгать керде инде. Сәләтле балалар һәм яшьләр “Республика проект мәктәбе”ндә өч көнлек укулар узачак, аеруча сәләтлеләргә “Артек” халыкара балалар үзәгенә юллама биреләчәк. Балалар үзләренең остазлары ярдәмендә проектларын 2019 елда “Наставник” Бөтенроссия форумында яклый алачак. Хәзер “Одаренные дети” порталында 14-17 яшьләрдәге сәләтле балаларны һәм 18-25 яшьләрдәге тьютор-вожатыйларны ачык сайлап алу үткәрелә, – диде “Казан сәләтлеләр ачык университеты 2.0” башкарма директоры Айдар Акмалов.

– Бу проект кысаларында, сәләтле балаларның Казанга уку-семинарларга килүләре, “Артек” үзәгенә юлламалар, Россия форумнарында катнашу-барысы да бушлай. Проектка зур акчалар билгеләнгән. Максат-сәләтле балаларны Татарстанның киләчәктәге көчле кадрлары итеп тәрбияләп үстерү. Кадрлар чит илләр өчен түгел, Татарстан өчен әзерләнә, – диде Ләйлә Фазлыева.

 

Фото pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading