16+

Казанның экс-чиновнигы җырчы хатыны белән аерылышкан

Җырчы Нюша (чын исеме - Анна Шурочкина) белән эшкуар Игорь Сивов җиде ел бергә яшәгәннән соң аерылышырга булганнар, дип яза “Комсомольская правда”.

Җырчы Нюша (чын исеме - Анна Шурочкина) белән эшкуар Игорь Сивов җиде ел бергә яшәгәннән соң аерылышырга булганнар, дип яза “Комсомольская правда”.

Ир белән хатын гаугаларсыз аерылышкан һәм уртак балаларын тәрбияләүләрен дәвам итәләр. "Әйе, минем тормышымда чыннан да яңа трансформация бара! Без Игорь белән күптән бергә түгел, тик бу турыда хәзер генә хәбәр итәргә булдык. Бер-беребезгә рәхмәт хисләре белән балаларын яраткан әти-әни булуны дәвам итәбез", - дип сөйләгән Нюша "СтарХит" басмасына.
Игорь Сивов билгеләп үткәнчә, аерылышуга карамастан, аның җырчы белән мөнәсәбәтләре якын булып кала бирә. 
Нюша Игорь Сивовка кияүгә 2017 елда чыккан иде. Кызлары Симба белән уллары Саффронны тәрбиялиләр. 43 яшьлек ирнең башка мөнәсәбәтләрдән уллары да бар - Матвей һәм Мирон.
Җырчы белән аның ире яшерен рәвештә аерылышканнар дигән имеш-мимешләр күптән йөри иде. Яңа елны җырчы әтисе компаниясендә каршы алган, ә Сивов ул вакытта Дубайда ял иткән. Соңрак Нюшаның бармагында балдагы күренми башлаган. Җырчы аларның Игорь Сивов белән җитди кризис кичерүләрен белдергән.
Игорь Сивов 2014-2016 елларда Казан шәһәре башкарма комиттеты аппараты җитәкчесе булып эшләгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading