16+

Халык көрәккә тотынса, барыбыз да урман эчендә калачакбыз

Татарстанда 5 ел рәттән агач утырту буенча “Урманфест” акциясе үткәрелә.

Халык көрәккә тотынса,  барыбыз да урман эчендә калачакбыз

Татарстанда 5 ел рәттән агач утырту буенча “Урманфест” акциясе үткәрелә.

Татарларда “Халык тотынса, тау күчерә”, – дигән тирән мәгънәле мәкаль бар. Күмәк көч белән зур эшләр башкарып була шул.

– Безнең оешма шәхси йортлар төзү белән шөгыльләнә. Әлбәттә инде, агач чималы күп кулланыла. Бер иптәшем:”Сез агач тотасыз, ә үзегезнең агач утыртканыгыз бармы соң?” – дип сорады. Уйландым да, “Урманфест” дигән чара башладым. Гаиләбездә 4 балабызны тәрбияләп үстерәбез. Киләчәк буыннарга яхшы экология калдырырга кирәк. Инде кызларым да агач утырту акцияләрендә катнаша. Тарафдарларыбыз елдан-ел арта бара, республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы теләктәшлек күрсәтә, барысына да рәхмәт! – диде “Урманфест” хәйрия чарасына нигез салучы эшкуар Фаил Әхмәтханов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Быелның көзге айларында республиканың Баулы, Питрәч һәм Менделеев районнары җирлекләрендә “Урманфест” оештыру планлаштырылган. Акциянең көне-вакыты турында “Урманфест” сайтыннан яки Телеграм-каналдан белеп булачак.

– “Урманфест” акциясенә меңгә якын кеше җыела. Безнең акциядә Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева, районнар хакимиятләре башлыклары да халык белән бер сафта агачлар утырта. Үзебезнең җирләребезне матурлау ул ватанпәрвәрлек хисләре дә тәрбияли, – ди республиканың шәхси торак төзелеше федерациясе президенты Рамил Усманов.

“Урманфест” активистлары язгы якта “Наташа” хосписы янындагы җирлеккә 500 төп җиләк-җимеш агачлары утырткан.

– “Анжела Вавилова” хәйрия фонды җитәкчесе Владимир Вавилов:”Авырулар хоспис бакчасында йөргәндә алмагачларның чәчәк атуын, җимешләр бирүен күрсеннәр иде”, – дип, безгә мөрәҗәгать иткән иде. Аның үтенечен гамәлгә ашырдык. Агач утыртуга мәктәпләрне дә җәлеп итәбез, укучы балаларда акциядә катнашу омтылышы көчле. Агач утыртканда плау ашап, чәй эчеп сыйланып та алабыз, – ди “Урманфест” проекты җитәкчесе Гөлнара Рөстәмова.

– Татарстан халкы тырыш та, кунакчыл да бит ул. Россия Президенты Владимир Путин:”Татарстан бар яктан да әзерлекле”, – дип, юкка гына БРИКС саммитын Казанда үткәрергә тәкъдим итмәде инде, – дип өстәде Рамил Усманов.

Фаил Әхмәтханов:”Татарстанда “Без булдырабыз!” дигән әйтем популяр. “Урманфест” чарасында халык елдан-ел күбрәк катнаша. Шулай бердәм төстә тотынганда без, дөрестән дә, Татарстанның урманнарын ишәйтербез, экологияне тагын да яхшыртырбыз”, – дип йомгак ясады.

Фото: «Урманфест»


 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading