16+

Балаларны балалар бакчаларына кабул итү тәртибен гадиләштерделәр

Балаларын бакчага биргәндә ата-аналар медицина бәяләмәсен күрсәтмәячәкләр.

Балаларын бакчага биргәндә ата-аналар медицина бәяләмәсен күрсәтмәячәкләр.

Балаларны балалар бакчаларына кабул итү тәртибе гадиләштерелде, ата-аналар медицина бәяләмәсе күрсәтмәскә хокуклы, дип хәбәр итә Россия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.

"Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы балаларны мәктәпкәчә белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларга кабул итү тәртибен гадиләштерде. 2022 елның 1 мартыннан әти-зниләр (законлы вәкилләре) балаларны балалар бакчасына кабул итү өчен медицина бәяләмәсе бирмәскә хокуклы", - диелә хәбәрдә.

Ата-аналарга үзләре белән паспорт алырга кирәк, кирәк булганда - опека билгеләүне раслаучы документлар, психолог-медицина-педагогия комиссиясе документы, шулай ук сәламәтләндерү юнәлешендәге төркемдә белем алуга ихтыяҗны раслаучы документ булырга тиеш.
Шулай ук ата-аналар өстәмә рәвештә мәгариф оешмасына бала тууы турында таныклык, баланы яшәү урыны буенча яисә беркетелгән территориядә булу урыны буенча теркәү турында таныклык күрсәтергә тиешләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading