16+

"Балаларны начар тәртипләре өчен җәзага тарттым!"

Томск шәһәрендәге балалар бакчасында кече тәрбияче сабыйларны бәдрәф юарга мәҗбүр иткән.

Томск шәһәрендәге балалар бакчасында кече тәрбияче сабыйларны бәдрәф юарга мәҗбүр иткән.

Социаль челтәрләрдә кече тәрбияченең балаларны бәдрәф юарга мәҗбүр итүе турында хәбәрләр барлыкка килгән.
Томск өлкәсе прокуратурасы хәзер интернетта пәйда булган әлеге хәл турындагы видеоны тикшерә. Бу хакта журналистларга ведомство матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Моңарчы социаль челтәрләрдә балалар бакчасы хезмәткәренең балаларны идән һәм бәдрәфләрне юарга мәҗбүр итүе турындагы мәгълүматны урнаштырганнар. Янәсе, сабыйларның тәртипләре шултиклем начар һәм кече тәрбияче бу адымга тәрбияви максатларда барган.
"Хәзер прокуратура балалар бакчаларының берсендә тәрбияләнүчеләрне идән юуга һәм санитар узелларны җыештыруга мәҗбүри җәлеп ителүләре турындагы мәгълүматны тикшерәчәк", - диелә хәбәрдә.

Район прокуратурасы балалар бакчасында мәгариф турындагы кануннарның ничек үтәлүен ныклап тикшерәчәк, дип төгәлләштерелә.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading