16+

Кайсы районнарда туган телне өйрәнүчеләр күбрәк?

Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә туган телдә белем бирүдәге уңышлар һәм проблемалар белән уртаклашты.

Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә туган телдә белем бирүдәге уңышлар һәм проблемалар белән уртаклашты.

Министр билгеләп үткәнчә, республиканың барлык мәктәпләрендә туган телдә белем һәм тәрбия бирү федераль кануннар нигезендә оештырылган. 
Узган уку елында 729 мәктәптә белем һәм тәрбия бирү туган телдә  алып барылган.

- Милли мәгариф торышының төп күрсәткече - туган телдә белем бирү белән колачлау. Шул ук вакытта  муниципалитетлар арасында бу күрсәткечнең зур аермасы булуын билгеләп үтәргә кирәк. Арча, Әтнә, Чүпрәле, Кайбыч, Сарман, Теләче районнарында ул шактый югары һәм соңгы 3 ел дәвамында анда аның уңай динамикасы күзәтелә. Шул ук вакытта  Әлмәт, Баулы, Югары Ослан, Лениногорск, Менделеевск, Питрәч районнарына балаларның һәм аларның әти-әниләренең предметларны туган телдә өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру эшен оештырырга кирәк, - дип ассызыклады министр. 

Аның сүзләренчә, әлеге юнәлештә мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларының дәвамчылыгы һәм хезмәттәшлеге мөһим.  Аксубай, Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тукай, Ютазы районнарында балалар бакчасында туган телдә тәрбияләнгән балаларның 90% тан артыгы мәктәптә дә туган телдә белем ала. Калган районнарга үз күрсәткечләрен анализларга һәм яңа уку елында эшне тиешле дәрәҗәдә оештырырга тәкъдим итәбез, диде Илсур Һадиуллин

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading