16+

Балаларын коткару өчен балконнан ташлаган

3 сентябрь иртәсендә Новосибирск шәһәрендә бер фатирда янгын чыккан.

3 сентябрь иртәсендә Новосибирск шәһәрендә бер фатирда янгын чыккан.

Өченче катта урнашкан фатирда 3 һәм 4 яшьлек балалар әниләре белән өйдә булган. Балаларны коткару өчен 25 яшьлек ана улларын балконнан ташлаган.

“Ни булганын ачык хәтерләмим. Йокыдан уянганда, бер бала янымда иде. Аны җитәкләп, икенче улымны эзләдек. Өчәү балконга чыгарга теләдек, әмма калганын хәтерләмим, аңымны югалттым”, - ди ана.

Ул балконда аңына килгән, анда ничек барганын шулай ук хәтерләми. Ана кеше шундук узып баручылардан ярдәм сорап кычкыра башлый. “Балаларымны булса да коткаруларын үтендем. Кешеләр урын җирләрен җәеп куеп, балаларны шуннан ташларга кушты. Бик куркыныч булды. Балаларны ташларга каян көч килгәндер, белмим. Башта берсен, аннан икенчесен ташладым”, - ди ул.

Аннан соң аның үзенә төшәргә ярдәм иткәннәр. “Көчле шартлаудан хәтта тәрәзәләр ватылды. Бөтен нәрсә янды. Әмма иң мөһиме – үзебез исән калдык”, - ди ана.

Ачыкланганча, ул ике баласы белән Новосибирскка кунакка килгән һәм дус кызының фатирында яшәгән булган. “Дустым гаиләсе белән дачада иде. Бу хәл аркасында үземне гаепле хис итәм. Алар ике бала белән урамда калды”, - ди ул.

Янгын балаларның ут белән уйнавы аркасында чыккан, дип фаразлана.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading