16+

Балалы студентларга махсус стипендия түләргә ниятлиләр

2024 елда МРОТ аена 19 242 сум тәшкил итә. 2025 елдан МРОТ күләме 15 процентка артачак һәм аена 22 мең сумнан артык тәшкил итәчәк дип көтелә.

2024 елда МРОТ аена 19 242 сум тәшкил итә. 2025 елдан МРОТ күләме 15 процентка артачак һәм аена 22 мең сумнан артык тәшкил итәчәк дип көтелә.

2025 елның 1 гыйнварыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган вуз студентларына минималь хезмәт хакы күләмендә социаль стипендия түли башларга мөмкиннәр. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. 

-    Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы “Гаилә” илкүләм проектына студент булган аналарга (аталарга) мәктәпкәчә яшьтәге балаларны карауга МРОТ күләмендә айлык социаль стипендия кертү турындагы тәкъдимне Россия Хезмәт министрлыгына юллады, - диелә министрлык хәбәрендә. 

Министрлык мәгълүматлары буенча, уку вакытында бала тапкан хатын-кызларга матди ярдәм чарасы 452 югары уку йортында каралган. Тагын 347 югары уку йорты ялгыз аналарга һәм әтиләргә матди ярдәм күрсәтә.

2024 елда МРОТ аена 19 242 сум тәшкил итә. 2025 елдан МРОТ күләме 15 процентка артачак һәм аена 22 мең сумнан артык тәшкил итәчәк дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading