16+

Күп балалы гаиләләр өчен тагын бер ял көне барлыкка килергә мөмкин

Бу Гаилә елында дәүләтнең күп балалы гаиләләр турында кайгыртуын күрсәтә...

Бу Гаилә елында дәүләтнең күп балалы гаиләләр турында кайгыртуын күрсәтә...

Дәүләт Думасының гаиләне яклау комитеты башлыгы Нина Останина Россиядә 8 июльдә билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен күпбалалы ата-аналар өчен ял көне итәргә тәкъдим итә. Тиешле мөрәҗәгать РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков исеменә юлланган, дип тапшыра РИА Новости.

"Россия гаиләләреннән бу бәйрәмне күп балалы ата-аналар өчен ял көне итү турындагы  мөрәҗәгатьләр килә. Бу Гаилә елында дәүләтнең күп балалы гаиләләр турында кайгыртуын күрсәтә", - диелә мөрәҗәгатьтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading