16+

Кирәк кеше сезне болай да таба ул: таныш булмаган номерны алмагыз...

Кырыгалдарлар беркатлы гражданнарны акчасыз калдыруның яңа төрләрен уйлап табу өстендә иренмичә эшли. Яңа схемалар еш кына искеләрен хәтерләтә, ләкин нюанслар мөһим.

Кирәк кеше сезне болай да таба ул: таныш булмаган номерны алмагыз...

Кырыгалдарлар беркатлы гражданнарны акчасыз калдыруның яңа төрләрен уйлап табу өстендә иренмичә эшли. Яңа схемалар еш кына искеләрен хәтерләтә, ләкин нюанслар мөһим.

Пенсия фондыннан шалтырату
Җинаятьчеләр актив эшли торган гражданнарның иң йомшак төркеме - пенсионерлар. Мошенниклар өлкән яшьтәге кешегә шалтыраталар һәм үзләрен Пенсия фонды хезмәткәрләре итеп таныталар. Алар дөрес булган мәгълүматларны атыйлар: фамилиясен, исемен, атасының исемен, адресын, хәтта эш урынын да беләләр. Шалтыратучы шатлыклы хәбәр җиткерә: янәсе, 2016-2018 еллардагы пенсиясен кире санаганнар. Хәзер пенсия артырга тиеш, дип әйтәләр. Өстәмә акчаны алу өчен яңадан теркәлү узарга кирәклеген хәбәр итәләр. Моны, беркая да йөрмичә, янәсе, туп-туры телефон аша эшләргә мөмкинлеген аңлаталар. Аферистлар сезнең картаның берничә санын үзләре атый һәм калганнарын әйтергә сорый. Аннары сезгә кичекмәстән телефонга килгән кодны атарга кушалар. Кодны хәбәр итүгә карточкадагы акчагызны тиененә кадәр алачаклар.
Исегездә тотыгыз:
1. Россиянең Социаль фонды тарафыннан 2016-2018 еллардагы пенсияләрнең бернинди яңадан исәпләнүләре башкарылмый.
2. Банк карталарының беренче саннары кабатлана. Монда барысы да бик гади. Карта номерының беренче саны – түләү системасы идентификаторы. Мәсәлән, Мастеркард 5, Виза - 4, Маэстро - 3, 5, 6, МИР - 2 цифрлары белән билгеләнә. Алдагы биш цифрда банк исеме, ил, карта тибы (кредит/дебет) һәм аның категориясе шифрланган. 
3. Пенсия фонды телефон аша бернинди операцияләр дә үткәрми. Пенсияләрне күчерүне автомат рәвештә, алучының катнашуыннан башка эшлиләр. Әгәр дә сезнең шәхси катнашыгыз кирәк икән, моның өчен аны Пенсия фонды бүлегенә чакырачаклар һәм гариза язарга кушалар.

Йөзегез таныш кебек...
"Фотога карыйм да, безне искә төшерәм..." кебек ниндидер сагышлы сүзләр белән СМСка кызык күренә. Бу яңа төр алдау схемасы. Фраза астында фотосурәткә сылтама тора. Әгәр дә сезнең банк картасы телефон номерына бәйләнгән булса, сылтамага басканда карточкадагы акча шул ук вакытта очачак.
Башта смс килгән номерга карагыз. Әгәр сезгә бик кызык икән, бу номерга шалтыратып карый аласыз. Яки интернетта бу номерны тикшерегез. Бәлки, бу мошенниклар номеры дигән турыдан-туры күрсәтмә табарсыз, яки номерның башка шәһәрдә, башка илдә теркәлгән булуын укырсыз. Иң яхшысы - шунда ук мондый хәбәрне бетерергә һәм бернинди очракта да билгесез номерлардан бернинди сылтамалар ачмаска.

Элемтәдә инженер 
Мошенниклыкның тагын бер яңа төре: кешенең телефонына шалтыраталар, үзләрен мобиль челтәрнең провайдер компаниясенең инженеры итеп таныштыралар. Шалтыратуның максаты – мобиль линиянең эшләвен/эшләмәвен тикшерү. Инженер әфәнде сездән ниндидер саннар яки символлар комбинациясен җыярга сорый. Җавап итеп бер генә клавишага - отбойга басарга кирәк. Шуның белән сөйләшү төгәлләнә.
Әгәр дә сез мошенниклар тәкъдим иткән комбинацияне җыйсагыз, алар сезнең сим-картага һәм сезнең мобиль телефон счетына керү мөмкинлеген алачак.

Ничек сакланырга?
Тәкъдим үзе бу очракта мәгънәсез. Сезнең телефоныгыз шалтырый, шалтыратуны сез кабул итәсез, элемтәнең теге очындагы абонентны яхшы ишетәсез, ул да сезне. Бу инде үзе үк элемтә сыйфатын бик яхшы тикшерү. Димәк, бернинди проблема юк һәм кирәкмәгән командаларны башкарып яңа проблемаларны булдырмагыз.
Иң яхшысы – таныш булмаган номердан шалтыраталар икән, бөтенләй алмагыз. Кирәк кеше сезне болай да таба ул...

Лилия Яфизова

Язмага реакция белдерегез

1

0

2

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading