16+

Баланы аздыручыга 20 ел яный

Башкортстанның Учалы район суды 11 яшьлек кызны аздыру турында җинаять эшен караячак.

Башкортстанның Учалы район суды 11 яшьлек кызны аздыру турында җинаять эшен караячак.

Дәүләт органы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, гаепләнүче - башка төбәк кешесе. Тикшерү фаразы буенча, ир балигъ булмаган бала белән танышулар сайтында аралашкан, шуннан соң «WhatsApp» мессенджерында әңгәмәне дәвам итәргә тәкъдим иткән.

– Аралашу вакытында хөкем ителүче балага порнографик сурәтләре булган фотографияләр җибәргән, – диләр Учалы районы судында.

Ир ике җинаятьтә гаепләнә: балигъ булмаган баланың ярдәмчесез халәтен файдаланып, җенси характердагы гамәлләр кылу һәм балалар арасында порнографик материалларны законсыз тарату.

Беренче мәддә буенча гаепләнүчегә - 12дән 20 елга, икенчесендә – ике елдан алты елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный.

http://kiziltan.ru

Фото: http://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading