16+

Баласын бәдрәфтә тудырып, үз кулы белән үтергән

Әни дигән кеше үзе дә үлгән.

Әни дигән кеше үзе дә үлгән.

Кировта 16 яшьлек кыз урамдагы бәдрәфтә баласын тудырган. Аннары аны буып үтереп, урамда ташлап калдырган. Берничә көннән, кан югалтудан, үзе дә үлгән, дип яза KP.RU. Кызның әнисе аның балага узганын белгән, әмма сырхауханәгә алып бармаган, исәпкә дә куйдыртмаган. Бала тапкыч, кызы өч көн авырып ята. Анда да әнисе табибларга мөрәҗәгать итми. Кызы сулыш алмый башлагач кына ашыгыч ярдәм чакырта. Тик инде соң була. Бала биш-алты айлык булып туган дигән фараз бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading