16+

"Балкыш"та катнашучыларның иң өлкәненә – 94 яшь

Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә торган «Балкыш» фестивалендә катнашучыларның саны елдан-ел арта. Оештыру комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фестиваль белән һәрвакыт кызыксынып тора, аларның чыгышларын яратып карый.

Гадәттәгечә, сайлап алу турлары быел да башта республика районнарында узды. Катнашучылар хор, ялгыз җырлау, вокал һәм уен кораллары ансамбле, фольклор, нәфис сүз буенча чыгыш ясады. Фестивальнең жюри рәисе - Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов. һәр катнашучы җиз иләк аша үтә, чөнки өлкәннәр арасында талантлар шактый. Быел фестивальдә катнашачак кешенең иң олысына - биюче Николай Жи­гуновка - 94, үзешчән шагыйрь Василий Ивановка 93 яшь. Җырчы Зиннәт Хәйруллинга 92 яшь. Ул Апас районыннан.
Фестивальнең йомгаклау концертлары 5 һәм 22 октябрьдә филармониянең концертлар залында узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading