16+

“Балкыш”ка акча өчен килмиләр

“Балкыш” фестивален алтынчы тапкыр уздырырга әзерләнәләр. Бу юлы ул ТАССР оешуның – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган тематиканы колачлаячак. Бу хакта матбугат очрашуында республиканың Ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков хәбәр итте.

“Балкыш” фестивален алтынчы тапкыр уздырырга әзерләнәләр. Бу юлы ул ТАССР оешуның – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган тематиканы колачлаячак. Бу хакта матбугат очрашуында республиканың Ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков хәбәр итте.

Фестиваль 8 үзәктә уздырылачак. Ел саен анда катнашучылар саны арта гына бара. 2012 елда уздырылган беренче чарада 3 мең ярым кеше катнашса, узган ел сәхнә тотучы өлкәннәр армиясе 20 мең кешедән арткан.

Быелгы беренче сайлап алу турлары Казанның Киров районында үткәрелгән дә инде. Сәнгатьтә актив катнашучылар башта үз авыл җирлекләрендә, аннан район сәхнәсендә чыгышларын тәкъдим итә. Районнар зоналарга җыелгач, аларны мәртәбәле жюри бәяли. Оештыручылар, бу еллар эчендә фестивальнең зур үсешен күзәтә. Өлкәннәрнең сәхнәгә чыккач, сихәтләнеп китүләрен, аларның чын күңелдән катнашуларын сөйли алар. Фестивальдәге чыгышларны бәяләүче танылган җырчы, жюри рәисе Шамил Әхмәтҗанов кайбер үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, профессиональ артистларны да уздыруын сөйли. Әнә шулай югалган талантларны эзләп табуга, кешенең лаеклы ялга чыккач гомерен мәгънәле итеп үткәрүгә дә үз өлешен кертә “Балкыш” фестивале.

Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов белдерүенчә, әлеге чара тулысынча демография һәм өлкән яшьтәгеләргә күз тотылган. Аларның быелгы чыгышлары киләсе елда көтеләчәк бәйрәмнәргә зур бүләк булачак, ди ул.

“Балкыш”ка беркем дә акча өчен дә, җиңәр өчен дә килми. Иң мөһиме – катнашу биредә. Шуңа да җирлектә катнашучылар фестивальне көтеп ала. Күбесенең максаты – республика сәхнәсенә күтәрелү. Берничә ел дәвамында үткәрелгән фестивальнең үз традицияләре дә барлыкка килгән. Күбесе халык җәүһәрләрен бармаклап санап та белә. Берничә ел сәхнә тоткан кайбер ветераннарның ел да катнашуын көтеп тә алалар. Киләчәктә, аны төбәкара дәрәҗәдә оештыру ниятләре дә юк түгел.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading