16+

Балтырганга көн бетә

Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары ил территориясендә Сосновский балтырганын бетерү буенча дәүләт программасын эшләү мәсьәләсе буенча Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать белән чыгачак.

Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары ил территориясендә Сосновский балтырганын бетерү буенча дәүләт программасын эшләү мәсьәләсе буенча Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать белән чыгачак.

Бу хакта кичә Татарстан парламентының президиум утырышында Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина әйтте, дип яза “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Мөрәҗәгатьнең асылы Сосновский балтырганын куркыныч үсемлекләр төркеменә кертеп, дәүләт программасы эшләү һәм аны финанслаудан гыйбарәт.

“Сосновский балтырганы кешеләр һәм хайваннар өчен бик зарарлы булган аеруча куркыныч, тиз аза торган үсемлек санала. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматы буенча, соңгы ике елда тәненә балтырган “суы” тигән 480 кеше пешү җәрәхәтләре алган», - диелә мөрәҗәгатьтә.
«Россельхозцентр» мәгълүматлары буенча, 2017 елда илдә балтырган чүп үләне 51 мең гектар, 2018 елда 80 мең гектар мәйданда таралган. Татарстанда исә, 2017 елда 109 гектар, ә узган 2018 елда 536 гектар җирдә ачыкланган. Балтырган республиканың 24 районында табылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading