16+

Балык Бистәсе районындагы янгында өй хуҗасы һәлак була

Янгынның сәбәбе дип электр җиһазларын куллануда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу дип уйланыла.

Балык Бистәсе районындагы янгында өй хуҗасы һәлак була

Янгынның сәбәбе дип электр җиһазларын куллануда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу дип уйланыла.

Бүген иртә таңнан Балык Бистәсе районы Корноухово авылында торак йорт яна. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, ут инде күрше йортка да күчкән була. Янгын чыккан йортның исә түбәсе ишелеп төшә. Шөкер, соңлап булса да, ут сүндерелә, күршеләргә зыян килми.

Күрше тирәләрдә яшәүчеләр янгын чыккан өйдә кеше дә булырга мөмкин дип искәртәләр.  Чыннан да, янгыннан калган кисәүләрне аралаган вакытта өй хуҗасының мәете табыла.

Янгынның сәбәбе дип электр җиһазларын куллануда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу дип уйланыла.

Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading