16+

Балык тотарга киткән хатын-кыз югалган

Чаллыда бер хатын-кыз дачага барган җиреннән серле рәвештә юкка чыккан. Аны эзләүләр кичтән алып барыла. 

Чаллыда бер хатын-кыз дачага барган җиреннән серле рәвештә юкка чыккан. Аны эзләүләр кичтән алып барыла. 

«Челнинские  известия» ачыклаганча, 19 сентябрьдә, 21 сәгатьтә, "Гидромонтажник" дача җәмгыятеннән "112" ашыгыч ярдәм чакыру телефоны буенча шомлы шалтырату кергән.

Бер хатын-кыз тиешле урынга килергә һәм дача йорты ишеген ачарга ярдәм итүләрен сораган, аның сүзләренчә, биредә аның күршесе ярдәмгә мохтаҗ.

Тиз арада килеп җиткән коткаручылар хуҗа хатынның өйдә юклыгын, аның кәрәзле телефонының да беркайда да табылмавын ачыклаган.

Бакча күршеләре белән сөйләшүдә ачыкланганча, кармаклар тоткан хатынны елга буенда күргәннәр. Әмма бакчачылык ширкәте территориясен карап чыгу бернинди нәтиҗә бирмәгән, Мәләкәс елгасы яры буйлап эзләнү эшләре иртәнге алтыга кадәр алып барылган, әлегә нәтиҗәләр юк.  Югалган хатын-кызны эзләү дәвам итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading