16+

Балыкчылар арасындагы низаг атыш белән тәмамланган

Балык урынына аларның берсе кулына өч җинаять эше ачылуы турындагы беркетмә тапшырылган.

Балык урынына аларның берсе кулына өч җинаять эше ачылуы турындагы беркетмә тапшырылган.

Иделдә Кама Тамагы янында балык тотучы 70 яшьлек пенсионер янына салмыш хәлдәге ир-ат йөзеп килә һәм аның урыны булуын әйтә, моннан китүен сорый. Әмма пенсионер аңа каршы чыга, ике арада бәхәс туа. 45 яшьлек ир-ат үзе белән йөрткән утлы коралын ала һәм берничә тапкыр көндәшенең көймәсенә ата.

Зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать итә, һәм утлы коралдан атучыны тоткарлыйлар. Ул Ульяновскидан җәен балыгын тотарга дип махсус килгән эшмәкәр булып чыккан. Утлы коралдан котылырга өлгергән, ә аның машинасында пулялар һәм ау патроннары табылган.
Ахыр чиктә ир-ат үз гаебен таныган, артык күп эчкәнен һәм ялгыш кына көймәгә аттым дигән.

Балыкчыга карата берьюлы өч маддә буенча җинаять эше кузгатылган: кеше милкенә зыян салу, хулиганлык һәм законсыз корал саклау. Моннан тыш, ул көймәгә килгән зыян өчен 780 мең сумлык зыянны компенсацияләргә тиеш булачак.

Конфликт рыбаков в Камском Устье закончился стрельбой

Фото: ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.


 

Язмага реакция белдерегез

1

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading