16+

Балыкка китеп югалган ир-атны водолазлар эзли

Балыкчының машинасы табылган.

Балыкчының машинасы табылган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 25 декабрьдә балык тотарга киткән һәм югалган 63 яшьлек ир-атны эзләүләрен дәвам итә. Ул – Чаллы кешесе, диелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза “Татар-информ”.

Эзләү эшләренең беренче көнендә Боерган авылы янындагы Кама елгасы районында өч квадрат километр мәйдан тикшерелгән, балыкчының машинасы табылган.

Икенче көнне Чаллы коткаручылары ир-ат балык тотарга мөмкин булган урында берничә квадрат километр мәйданда боз катламын тикшергән. Эзләү эшләре караңгы төшкәнче бара.

Кичә водолазлар да эзләүгә җәлеп ителгән. Ярдан чакрым ярым ераклыкта ерганакта мотобуксир һәм балык тоту әйберләре салынган әрҗә тапканнар.

Эзләү көнендә водолаз төркеме Кама елгасында 450 квадрат метр мәйданны тикшергән. Бүген эзләүгә 6нчы зона коткару часте водолазларын җәлеп ителгән, эш дәвам итә, диелә чыганак хәбәрендә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading