16+

Банк кассиры 22,5 миллион сум акча урлаган - хәзер аны полиция һәм туганнары эзли

Аның ире комарлы уеннар белән мавыккан.

Аның ире комарлы уеннар белән мавыккан.

Красноярск краеның полиция хезмәткәрләре Ачинск шәһәрендә яшәүче Анна Григорьеваны эзли. Хатын-кыз банкта кассир булып эшләгән һәм шушы көннәрдә ул эш урыныннан 15 миллион сум, 49 мең 500 доллар һәм 49 мең 200 евро урлап юкка чыккан.

Шул ук көнне полициягә кызының югалуы турындагы гариза белән әнисе мөрәҗәгать иткән.

Григорьева банкта 10 ел чамасы эшләгән, моңа кадәр ул үз эшен намус белән башкарган, андый-мондый хәлләргә юлыкмаган. Baza телеграмм-каналы мәгълүматлары буенча, соңгы вакытта гына ире хатынының үз-үзен тотышында сәерлекләр сизә башлый. Хатын өй пәрдәләрен ябып куя да, спиртлы эчемлекләр белән мавыга. Хәер, моңа ир үзе дә сәбәпче булырга мөмкин.

Югалган кассирның дуслары сүзләренә караганда, хатынның ире букмекер конторасында үз кеше булган, ә өй янында аны кайчак кредиторлар сагалап торган. Тулаем алганда, ир белән хатынның бурычлары 800 мең сум тирәсе тәшкил иткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading