16+

Банк талаучы Луиза Хәйруллинага ничә ел бирәләр?

Бер ел элек Башкортстанда банктан 23 млн сум акча урлаган Луиза Хәйруллинаның эшен тикшерү төгәлләнгән.

Бер ел элек Башкортстанда банктан 23 млн сум акча урлаган Луиза Хәйруллинаның эшен тикшерү төгәлләнгән.

Салават шәһәрендә яшәүче Луиза Хәйруллина 2017 елдан 2019 елга кадәр шәһәр банкыннан 25 миллион сум акча урлаган өчен суд каршына басачак, дип яза “Кызыл таң”. Аңа оешкан төркем белән аеруча зур күләмдә җинаять кылган өчен гаеп белдерәләр. Моннан тыш, ире дә хезмәт ваифасыннан файдаланган өчен җинаять җаваплылыгына тарттырылачак. Россия Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Ирина Волкова хәбәр иткәнчә, 8 июльдә тикшерүчеләр киң яңгыраш алган эшне тикшерүне төгәлләгән, ул 12 том тәшкил иткән. Аны Салават район суды караячак. Луизага 10 елга кадәр төрмә һәм бер миллион сумга кадәр штраф яный.

Искәртеп узабыз, Хәйруллина урланган акчаларны офистан алып чыккан, кайчагында иренә банк кассасында тапшырган. Ирнең комарлы уеннар корбаны булуы ачыкланды, ул акчаны, ставкалар ясап, сарыф иткән. Луиза тиздән акча җитмәү ачыкланачагын, ә зур сумманы кире кайтарып булмавын аңлагач,  гаилә качып китәргә карар кыла. Соңыннан хатын үзе белән тагын миллион сум акча ала һәм алар үз машиналарында кызлары белән урманга китә. Соңрак Салаватка кайтып, такси белән Казанга качалар. Алар шунда тотылды. Луиза кулга алынды.

Фото социаль челтәрләрдән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X