16+

“Barudi”га син дә кушыл

26 майда Татар теле һәм әдәбияты буенча "Barudi" II Бөтендөнья онлайн контроль эше узачак.

26 майда Татар теле һәм әдәбияты буенча "Barudi" II Бөтендөнья онлайн контроль эше узачак.

Ни өчен Барудимы? Чөнки Татарстан Диния назәрәте тарафыннан 2017 ел "Галимҗан Баруди елы" дип игълан ителде. Быел Россиянең бөек дин галиме, дин һәм җәмагать эшлеклесе, педагог, мөфти Галимҗан Барудиның тууына 160 ел тула. Шул уңайдан КФУ ның мәгълумати технологияләр һәм мәгълумати системалар югары мәктәбе һәм Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты татар мәдәниятен популярлаштыру һәм Барудиның мирасын өйрәнү максатында кабат халыкара проект башлый.

Татарлар эз басмаган җир юктыр да мөгаен. Халкыбыз дөнья буйлап сибелеп яши. Россиянең Идел, Урал буенда, Себердә, Казахстанда, Урта Азиядә, Ерак Көнчыгышта барлыгы 6 млн га якын татар кешесе яши, ә бөтен дөнья буйлап исәпләгәндә 8 млн. Татар теле элеккечә үк төрки телләр арасында иң күп таралган телләрнең берсе. Узган ел Татар теле һәм әдәбияты буенча "И туган тел, и матур тел" I Бөтендөнья онлайн контроль эшендә 10000 ән артык кеше катнашты. Тестның географиясе - Казан, Түбән Кама, Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән, Әлмәт һәм республиканың башка шәһәрләре иде. Проектка Мәскәү, Уфа, Санкт-Петербург та кушылды. Шул ук вакытта дөньяның Токио, Цукубе (Япония), Хельсинки (Финляндия), Сан-Франциско (АКШ), Торонто (Канада), Сакарьедагы (Төркия) татар диаспорасы да күтәреп алды.

Республиканың кайбер мәктәпләрендә класслары белән татар телен ничек белүләрен тикшереп караучылар да табылды. Проектта катнашучылар арасында Татарстан Республикасының юстиция министры Лариса Глухова, "Таттелеком"ның генераль директоры Лотфулла Шафыйгуллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин кебек билгеле кешеләр дә бар иде.

"Barudi" проекты Галимҗан Барудиның тормышыннан тарихи фактларга нигезләнә. Проект бернинди коммерцияне, табыш алуны, ә биремнәр билге куюны күздә тотмый.

Контроль эш берничә этапны үз эченә ала:

1. Татар телен белүгә бирем - Галимҗан Баруди турындагы текстның кушымчалары төшереп калдырылган.

2. Галимҗан Баруди тормышындагы фактларны эченә алган текст.

3. Өйрәнү-танып белү өчен бонус-тур - "Галимҗан Барудиның тормыш картасы".

Беренче һәм икенче этапта сорауларга җавапларны бер сәгать эчендә бирергә кирәк. Өченчесе өчтәмә этап булып тора һәм ул берничек тә бәяләнмәячәк. Контроль эшкә старт Мәскәү вакыты белән 00:00 сәгатьтә биреләчәк. Сайтта теркәлгән файдаланучылар өчен контроль эш тәүлек дәвамында ачык булачак. Контроль эшне уздыру вакыты барлык вакыт поясларын исәпкә алып сайланган. Проектның рәсми сайтында - http://tattest.ru/ алдан ук онлайн-теркәлү узарга мөмкин. Контроль эш нәтиҗәләре буенча электрон сертификатлар биреләчәк.

Кириллицадан тыш, татарчаның латин версиясе дә бар. Чөнки Төркия, Финляндия, Чехия, Польша, АКШ, Австралия һәм башка илләрдә яшәүче татарлар хәзер дә татарчаны латин хәрефләре белән яза. "Barudi" проектында теләге булган һәркем, хәтта ки татар телен, тарихын бик үк тирән белмәүчеләр дә катнаша ала.

Шулай ук оештыручылар 26 май көнне 12.00 сәгатьтә КФУ да (Кремль урамы, 108 нче аудитория, беренче кат) узачак очрашу вакытында онлайн тест узарга чакыра. Очрашуга килүчеләр укырга керү, факультетларда уку һәм "Barudi" проектының ничек барлыкка килүе хакында тулырак мәгълумат белә алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading