16+

Башкалада бишенче тапкыр “Казан көзе”

30 август көнне Казанның Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда ачык һавада "Казан көзе" опера фестивале узачак.

30 август көнне Казанның Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда ачык һавада "Казан көзе" опера фестивале узачак.

Аны Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт симфоник оркестры оештыра.

Быел чарада 65 нче Женева халыкара музыка конкурсы җиңүчесе, опера җырчысы Полина Пастирчак, Мария театры солисты Сергей Скороходов, Зур театр солисты Андрей Жилиховский Казанда чыгыш ясар дип көтелә. "Казан көзе" программасында Кальман, Легар, Штраус, Лоу оперетталарыннан өзекләр яңгыраячак. "Казан көзе" быел 5 нче тапкыр уздырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading