15 меңләп кешенең туңдырма өчен "көрәше" үзе бер тамашага әйләнгән.
Балалар чинаша, олылар сүгенә, ир-атлар чак кына сугышмый, дип хәбәр итә «Комсомольская правда Уфа».
Ә барысы да Стәрлетамакның 250 еллыгын бәйрәм иткәндә халык күңелен күрергә тырышу ниятеннән туган: оештыручылар 250 килограмм бушлай туңдырма өләшкәннәр.
"Бушлай" дигән сүз никтер көтелмәгән хәлләр китереп чыгарырга "сәләтле".
Түбән Камада Сабан туенда бушлай чәк-чәк өләшкәндә моңа охшаш хәл туган иде.
Бушлай чәк-чәк өчен Сабантуй кунаклары сугышкан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар