16+

Башкортстанда әти кеше улына аткан

Бәләбәй районында бер ата улының башына аткан, дип яза «Кызыл таң».

Бәләбәй районында бер ата улының башына аткан, дип яза «Кызыл таң».

23 июнь кичендә 68 яшьлек ир белән 44 яшьлек улы арасында тавыш чыга. Улына әтисенең артык күп аракы эчүе ошамый. Ата булган кеше кимсенә һәм үч алырга була. Ул иртәнге биштә кулына пистолет ала да, улын уятып, аның башына атып җибәрә. Тавышка әниләре йөгереп чыга һәм, коралны тартып алып, яшереп куя.

Ашыгыч ярдәмнең тиз килеп җитүе генә яралыны үлемнән коткара.

Гаепләнүче очраклы рәвештә генә атып җибәрүен белдерә, ә пистолетны туксанынчы елларда ук сатып алган булган икән. Аңа рөхсәте юк.
Стенада эленеп торган корал барыбер бер ата, диләрме әле? Йортта булган пистолет та шулайдыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading