16+

Башлана башлады: күпләр үзенең үзмәшгульлек белән шөгыльләнүен әйтергә атлыгып тормый

Ел башыннан Татарстанда үзмәшгульлек бе­лән шөгыльләнүче 1 меңнән артык кеше рәс­ми төстә теркәлергә өлгергән, дип хәбәр итә Федераль салым хезмәте. Ел азагына кадәр бу күрсәткеч 60 меңгә җитәр дип уйлыйлар.

Ел башыннан Татарстанда үзмәшгульлек бе­лән шөгыльләнүче 1 меңнән артык кеше рәс­ми төстә теркәлергә өлгергән, дип хәбәр итә Федераль салым хезмәте. Ел азагына кадәр бу күрсәткеч 60 меңгә җитәр дип уйлыйлар.

Быелдан, тәҗрибә буларак, Россиянең дүрт өлкәсендә махсус салым режимы кертелде. Проект ун ел буе сыналачак. Республиканың социаль икътисади мониторингы комитетыннан алынган мәгълүматлар буенча, үз-үзенә эшләүче кешеләр саны 300 меңнән артык дип фаразлана. Яңа режим буен­ча үзмәшгульле гражданнар саткан товары, күрсәткән хезмәтләреннән кергән акчаның 4 процентын, ә ­шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар 6 процент түләргә тиеш булачак. Моның өчен кесә телефонына йә компью­терга, планшетка бушлай «Минем салымым» дигән махсус кушымта урнаштырып, шунда теркәлергә кирәк. Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова исә, әлеге яңа төр салым режимы эшчәнлекне законлы рәвештә башкару мөмкинлеге бирә, ди. Кеше курыкмыйча, беркемнән дә качмыйча эшли алачак. Үз-үзенә эшләүче кешенең дәрәҗәсе юридик статус белән тиңләшә. Димәк, ул кече бизнеска ярдәм итү программаларында катнаша, шәхси эшмәкәрләргә тиеш­ле кредит программалары, грантлардан файдалана ала.

Ничек кенә булмасын, күпләр үзенең үзмәшгульлек белән шөгыльләнүен әйтергә атлыгып тормый. Берәүләр дәүләт белән бүлешергә теләмичә, яңа төр салым режимыннан баш тартса, икенчеләр өчен барысын да башкалар хәл итеп куйган. «Вечерняя Казань» интернет газетасы язганча, «Яндекс Такси» оешмасының безнең рес­публикадагы җирле бүлеге үзенең барлык таксистларын үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче итеп теркәргә җыена.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading