16+

 Бауман урамында «Зәлидә» уены  узачак

9 август көнне кичке 7дә Бауман урамы, 24 нче йорт каршында («Кремль» метро станциясеннән ерак түгел) җырлы-биюле «Зәлидә» уены узачак. Әлеге уен – «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы чарасы.

9 август көнне кичке 7дә Бауман урамы, 24 нче йорт каршында («Кремль» метро станциясеннән ерак түгел) җырлы-биюле «Зәлидә» уены узачак. Әлеге уен – «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы чарасы.

Ул «Хәрәкәттә – бәрәкәт»нең чираттагы дәресе

«Зәлидә» җырлы-биюле уены буенча мастер-классны халыкара конкурс-фестивальләр лауреаты, халык биюләре педагог-хореографы Сәидә Миннебаева, фламенко биюе остасы, хореограф Гөлсинә Галимуллина уздыра. Чара җанлы музыка астында узачак. Биючеләргә баянчы Газинур Равилов, төрле музыка уен коралларында уйнаучы Айдар Әбдрәхимов, кубызда уйнаучы Фәнил Вилданов ярдәмгә килә.

«Зәлидә» – элек-электән халкыбыз тарафыннан яратып уйналган җырлы-биюле уен. Аның барышында гармунчы уртада гармун уйный, башкалар аның тирәли түгәрәктә җырлап бии. Элек татар яшьләре кичләрен бергә җыелып, әлеге уенны уйный торган булган. Аның барышында катнашучыларга төрле җәзалар бирелгән. Кемгә нинди җәза эләгә, шуны үтәргә тиеш булган. Гомумән алганда, уен барышында тапкырлык, җитезлек, өлгерлек тә сынала.

Бауман урамындагы «Зәлидә» уены вакытында музыкантлар белән биючеләр тандемда эшләячәк, музыкантлар үзләре дә әлеге уен катнашучыларына әвереләчәк. Әлеге мастер-класс – татар биюе буенча осталыкны шомартыр өчен менә дигән мөмкинлек. Килми калмагыз!

Исегезгә төшерәбез, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» парклардагы җәйге иҗат һәм спорт дәресләре кысаларында быел «Ярмәк вагы» татар биюе нигезләре, чечетка, аэробика, татар халык биюе, брейк-данс буенча мастер-класслар узды. Бу юлы әлеге мастер-класс Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты чаралары Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә сентябрьгә кадәр уздырыла. Җәйнең соңгы аен күңелле итеп үткәрик. Күрешкәнгә кадәр!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading