16+

БДИ бирү вакытына кагылышлы яңалык кертергә уйлыйлар

Дәүләт Думасында БДИны җәй көне яңадан бирергә рөхсәт итәргә тәкъдим итәләр.  Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов Россия мәгариф министры Сергей Кравцовка шундый инициатива белән мөрәҗәгать итте.

Үзенең мөрәҗәгатендә ул, тикшеренүләргә сылтама белән, БДИ тапшыручы унберенче сыйныф укучыларының 73 проценты стресска зарлануын әйткән, моннан тыш, 22 проценты имтихан тапшыру алдыннан тынычландыру препаратларын кабул итә икән. Ә имтиханны яңадан бер елдан соң гына бирергә мөмкин. Чернышов билгеләп үткәнчә, БДИны җәй көне яңадан бирү мөмкинлеге укучыларга үзләрен ышанычлырак хис итәргә һәм иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading