16+

БДИ күчерелә, 9лар имтихан бирми?!

Быел Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру соңрак вакытка күчерелә. 9 нчы сыйныф укучылары өчен рус теле һәм математика буенча мәҗбүри имтиханнар гамәлдән чыгарылды. Бу хакта РФ мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк төбәкләр белән үткәрелгән киңәшмәдә белдерде.

Басюк аңлатканча, БДИ вакыты илдәге эпидемиологик хәлләргә бәйле һәм балалар һәм педагоглар сәламәтлеген саклау таләпләреннән чыгып күчерелгән. Аттестация кампаниясе башлануның соңгы даталарын якын арада атаячаклар. Барлык имтихан тапшыру вакытын РФ Хөкүмәте раслаячак, ә аннары Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы аларны закон дәрәҗәсендә беркетәчәк.

Шул ук вакытта БДИ үткәрү форматына төзәтмәләр кертеләчәк. Югары уку йортларына укырга керергә җыенмаган укучыларга аттестатка ел нәтиҗәләре буенча билге куя алалар. Тугызынчы сыйныф укучыларына еллык нигезендә йомгаклау бәяләре куелачак.

“БДИ белемнәргә реаль бәя бирә һәм укучыларга илнең теләсә кайсы югары уку йортларына керергә ярдәм итә торган нәтиҗәле механизм. Сәламәтлек саклау буенча хәлләрне һәм чараларны исәпкә алып, аны быел югары уку йортларына укырга керергә теләгән 11 сыйныф укучылары тапшырыр дип планлаштырыла”, – дип белдергән Виктор Басюк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading