16+

БДИ көннәре билгеле булды

Тиздән чыгарылыш сыйныф укучылары өчен «урак өсте» башлана.

Тиздән чыгарылыш сыйныф укучылары өчен «урак өсте» башлана.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында быелгы Бердәм дәүләт имтиханнары көннәре басылып чыкты. 21 марттан 11 апрельгә кадәр имтиханнарны, билгеле бер сәбәпләр аркасында, вакытыннан алда тапшыру мөмкинлеге каралган. Төп имтиханнар исә 28 майдан 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк. 28 майда – география һәм информатика, 30 майда – математика база дәрәҗәсендә, 1 июньдә – математика профиль дәрәҗәсендә, 4 июньдә – химия һәм тарих; 6 июнь – рус теле; 9, 13 июньдә – чит телләр; 20 июнь көнне физикадан имтихан билгеләнгән.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading