16+

БДИ тапшыру көннәре билгеле

2022 елда Төп дәүләт имтиханы – 21 апрельдән 2 июльгә кадәр, Бердәм дәүләт имтиханы – 21 марттан 2 июльгә кадәр узачак.

2022 елда Төп дәүләт имтиханы – 21 апрельдән 2 июльгә кадәр, Бердәм дәүләт имтиханы – 21 марттан 2 июльгә кадәр узачак.

Россия Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор әзерләгән документтан күренгәнчә, имтиханнарны вакытыннан алда тапшыру һәм резерв көннәр 21 апрельдән 17 майга кадәр дәвам итәчәк. Төп көннәр 20 майдан 2 июльгә кадәр була. Шулай ук 5-24 сентябрьдә өстәмә көннәр дә планлаштырылган. ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, 11нче сыйныфлар Бердәм дәүләт имтиханын 21 марттан 2 июльгә кадәр тапшыра. БДИны вакытыннан алда тапшыру 21 мартта башланып, 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Имтиханнар тапшыруның төп чоры (резерв көннәр белән) – 27 майдан 2 июльгә кадәр. 5-20 сентябрьдә өстәмә көннәр бирелә, диелә хәбәрдә.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading