16+

 БДИ үткәрү өчен төбәкләрдә кирәкле кәгазь һәм картридж запаслары бар

Россия төбәкләрендә БДИ үткәрү өчен кирәкле кәгазь, картридж, канцелярия кирәк-яраклары, антисептиклар һәм биналарны җыештыру өчен чараларның запаслары бар, дип хәбәр итә Рособрнадзор матбугат хезмәте.

"Бездә булган мәгълүматлар буенча барлык төбәкләрдә дә кәгазь, картриджлар һәм башка материалларның тулы күләмдә булуы турында сөйли, яки аларны аз күләмдә сатып алу оештылырылган, шул исәптән план резервын формалаштыру өчен дә башкарыла", - дип билгеләде Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев.
Ул БДИ уздыру барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителәчәк, имтиханнар график нигезендә узачак, дип ышандырды.

БДИның төп чоры 26 майдан 2 июльгә кадәр узачак. Хәзерге вакытта имтиханнарның вакытыннан алда чоры тәмамлана, аның вакытында кәгазь һәм башка чыгым материаллары булу белән проблемалар тумады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading