16+

Бәдрәфләр өчен 34 миллион сум бирелә

Бәдрәф өчен бюджеттан миллионлаган суммалар бүлеп бирелү гаҗәп тоелса да, бүген бу халыкны борчыган проблемаларның берсе.

Бәдрәф өчен бюджеттан миллионлаган суммалар бүлеп бирелү гаҗәп тоелса да, бүген бу халыкны борчыган проблемаларның берсе.

Хәзер кибетләрдә, сәүдә үзәкләрендә, уку йортларында бәдрәфләрдән файдаланырга була анысы, паркларда, скверларда, кеше күп була торган урыннарда җәмәгать бәдрәфләре дә күпләп куела башлады. Тик менә җәмәгать бәдрәфләренең чисталыгы, бу өлкәдә хезмәт күрсәтү чишелмәгән мәсьәлә булып кала бирә.

Бушлай җәмәгать бәдрәфләре, мөгаен Татарстанда гынадыр. Шәһәр паркларына куела торган модуль кабинкалар бик җайлы: аларны канализациягә һәм су челтәрләренә тоташтырырга кирәкми, бәдрәф тик җыела, сүтелә, ватылса, тиз арада төзекләндерергә була. Хәзер кыш көне дә җайлы, кабинкалар җылытыла торган бәдрәфләр куя башладылар. Рәсми мәгълүматлар буенча, Казанда бер бәдрәфтән көненә ике мең кеше файдалана икән.

Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты киләсе елда җәмәгать бәдрәфләрен тәртиптә тоту өчен 34, 4 миллион сум акча бүлеп бирергә җыена. Бу эш белән шөгыльләнергә тиешле оешма әлегә билгеләнмәгән, аны 27 декабрьдә аукцион ярдәмендә ачыклаячаклар.

Яңа 42 бәдрәф Казанның “Совет мәйданы” скверы тирәсендә, “Җиңү проспекты”, “Имәнлек” метро станцияләре янәшәсендә, Казан Кирмәне янында куелачак. Кыш көне барлык туалетлар да сәгать 10.00дән 18.00гә кадәр эшләргә тиеш булачак. Җәй көне алар 23.00гә кадәр эшләр дип көтелә. Ә менә кеше күп йөри торган Горький-Әмәт паркында, Горький күңел ачу һәм ял паркында бәдрәфләрдән кыш көне дә кичке сәгать сигезгә кадәр файдаланырга мөмкин булачак. Аукционда җиңеп чыккан подрядчы оешма унитазларны, бәдрәфнең  идәннәрен, батареяләрен юып торырга, чүп чиләген түгәргә, чисталыкны сакларга тиеш. 10 көнгә бер ишекләрне, тәрәзәләрне, стеналарны юу да каралган. Мондый бәдрәфне тәэмин итеп тору 185 сумнан 288 сумга кадәр төшә. Халык исә аннан бушлай файдалана алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading