16+

Белоруслар да Казанда үз урамнарын булырырга телиләр

Казанда Назарбаев урамы барлыкка килергә өлгермәде, Белоруссия халкы Казанда үз урамнарын булдыру теләген белдерде.

Казанда Назарбаев урамы барлыкка килергә өлгермәде, Белоруссия халкы Казанда үз урамнарын булдыру теләген белдерде.

Алар Бондаренко урамын Янка Купала исеменә алыштырырга тәкъдим итәләр. "Халыклар дуслыгы йорты" директоры Ирек Шәрипов әйтүенчә, моның сәбәбе, башкалабызда Янка Купала исемендәге урам элек тә булган. Казанның меңъеллыгы вакытында кунакка килгән Белоруссия президенты Александр Лукошенко Янка Купала урамы булмавына бик гаҗәпләнгән булган. Хәзер исә Белоруссия белән Татарстан арасында мәдәни хезмәттәшлек нәтиҗәсендә безнең республикада танылган белорус шагыйре Янка Купалага һәйкәл куярга җыеналар. Янка Купала Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанда хезмәт иткән.
Һәйкәлне Югары Ослан тирәсендәге Печищи авылында куярга дигән тәкъдим бар. Биредә шагыйрьнең Россиядә бердәнбер музее урнашкан. Шәһәр картасы буенча исә, Авиатөзелеш районындагы Северный бистәсендә Янка Купала урамы бар, ди. Тик чынлыкта анды исемдәге элмә такталар куелмаган. Анда яшәүчеләр үзләре дә бу урам турында ишеткәннәре юк икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading