2019 елның 1 гыйнварыннан машина хуҗаларына каешларын кысыбрак буарга туры киләчәк. Акциза һәм НДС күләме арту сәбәпле бензин бәяләре дә ун процентка күтәрелергә мөмкин.
Киләсе елга 1 тонна нефть акцизасы (товар күпләп җитештергәндә салына торган салым) 8213 сумнан – 12314 сумга кадәр күтәреләчәк дип фаразлый белгечләр. Ә НДС күләме 18 дән 20 процентка кадәр күтәреләчәк икән.
-Әгәр НДС һәм акциза бәясе артса, бензинның литры 4,4 сумга күтәреләчәк, - ди Россия ягулык берлеге җитәкчесе Евгений Аркуш.
Исегезгә төшерәбез, август аенда бензинның күпләп сату бәясе 7 процентка арткан иде. Аи-92 бензины – 6,7 процентка, ә Аи-95 бензины – 7,4 процентка күтәрелде.
Комментарийлар