16+

Бензин кыйммәтләнә

Россиядә ел башыннан бензинга яңа акцизлар гамәлгә кертелде.

Россиядә ел башыннан бензинга яңа акцизлар гамәлгә кертелде.

Бишенче класслы бензинның акцизы 2000 сумга артып, бер тоннасы - 7530 сумны, дүртенче класслысы, 3200 сумга артып, 10500 сумны тәшкил итәчәк. «Российская газета» язуынча, ягулык бәясенең артуына яңа акцизларның катнашы юк. Ел башында ук, гыйнвар-февраль айларында, ихтыяҗның кимүе, ә тәкъдимнең артуы аркасында, бензин бәясе берничә дистә тиенгә төшәргә дә мөмкин. Әмма март-июньдә аска мәтәлгән бәяләр кире өскә үрмәләп китәчәк.

Россия ягулык берлеге башлыгы Евгений Аркуша әйтүенчә, акцизларның артуы - кирәкле икътисади чара. Ул җитештерүчеләрне нефть эшкәртү заводлары чыгарган югары экологик класслы бензин күләмен арттыруга этәрә.

- 2015 елда ягулык бәясе инфляция дәрәҗәсендә артыр дип көткән идек, чынлыкта ул ике мәртәбә кимрәк булды. Мондый хәл беренче генә тапкыр. 2016 елда да шулай булыр, дигән өмет бар. Тик сөенергә ашыкмыйк, бу бик үк уңай күренеш түгел. Сәбәбе - эшлекле активлыкның сүлпәнәюендә. Көзен һәм кышын бензин һәрвакыт кыйммәтләнә, ә язын һәм җәен очсызлана. Быел да шулай булачак, - дип аңлатты Евгений Аркуша.

Шулай итеп, 2016 елның март-июнь айларында бензинның бер литры ике сумга артып, 92ле - 37 сумга, 95ле 39 сумга җитәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading