16+

Бер ел эчендә Татарстанда яшәүче сәламәтлеге чикле 13 кеше үз эшен ачып җибәргән

Татарстанда хезмәт яшендәге 109 мең инвалид яши, шуларның 31 меңнән артыгы эшкә урнаштырылган. Республикада эшкә яраклы яшьтәге сәламәтлеге чикле кешеләрнең эш белән тәэмин итү дәрәҗәсе 29 проценты тәшкил итә.

Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Инвалидларга үз эшләрен ачуда ярдәм күрсәтелә. Мәшгульлек үзәкләре аша 145 мең сум күләмендәге субсидияләр бирелә. Быел гына да сәламәтлеге чикле 13 кеше үз эшен башлап җибәрде", - диде спикер.

Мисал буларак, Эльмира Зарипова сәламәтлеге чикле булган эшсез хатын-кызның косметология салоны ачып җибәрүе турында сөйләде.
 Баулыда бер ир-ат кош-корт һәм куяннар үрчетү белән шөгыльләнә. Озакламый үз продукциясен маркетплейсларда сата башлаячак. Тагын бер татарстанлы сайтлар булдыру белән шөгыльләнә, ә Казанда яшәүче инвалид хатын-кыз психология курслары тәмамлаган һәм хәзер онлайн-консультацияләр уздыра.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading