16+

«Берәү генә исән калачак»: студент егетнең үлеме нинди сер саклый

Мәскәү өлкәсендә серле шартларда студент һәлак булган.

Мәскәү өлкәсендә серле шартларда студент һәлак булган.

Мәскәү астындагы Власиха поселогында урнашкан фатирларның берсендә Халыкара юридик институтында укучы 19 яшьлек студентның үле гәүдәсен тапканнар. Хокук сакчылары ачыклаганча, үләр алдыннан егеткә серле хәбәр килә: «Син һәм 99 уенчы. Һәм шулар арасында бары берәү генә исән калачак». Һәлак булучының дуслары "Газета.Ru" басмасына сөйләгәнчә, егет аз сүзле булган һәм аниме (Япон анимациясе. Нигездә балалар карау өчен билгеләнгән. әмма аларның зур өлеше үсмер һәм өлкәннәр өчен  исәпләнгән, ул дөньяда шактый популярлык казанган. Аниме персонаж һәм фоннарны сурәтләү белән аерылып тора. Сюжетлар күп санлы персонажларны тасвирлый, урыннар һәм эпохалар, жанрлар һәм стильләр төрлелеге белән билгеләнә) белән мавыккан.

"Бишенче канал" чыганагы мәгълүматлары буенча, беренче курс студентының үле гәүдәсе 13 сентябрьдә 16.30 сәгатьтә Мәктәп микрорайоны фатирларының берсендә табылган - мәрхүмнең гәүдәсе ишек уемындагы элгечләргә бәйләп куелган бауда табыла.

Хокук саклаучылар хәбәр иткәнчә, һәлак булучы янында үлем алды язуы табылмаган, әмма полиция хезмәткәрләре студентның телефонында 12.59 сәгатьтә алынган SMS хәбәргә тап булалар. «Син һәм 99 уенчы. Һәм шулар арасында бары берәү генә исән калачак», - диелә хәбәрдә. РЕН ТВ телеканалы фаразлавынча, егет "Синий кит"ка охшаган уенда катнашкан (виртуаль уен, аның финал максаты үз-үзеңә кул салу).

Тикшерүчеләр телефонны тикшерү өчен алганнар. Һәлакәт урынын криминалистлар өйрәнгән.
Булган хәл буенча Одинцово шәһәренең Тикшерү бүлеге судка кадәр тикшерү оештырган. Һәлак булучының гәүдәсе суд-медицина экспертизасына юнәлдерелгән. Хокук саклаучылар килеп чыккан хәлнең барлык шартларын ачыклый, дип хәбәр итә "Газета.ру".

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading