16+

Бер ир-ат юл һәлакәтенә очрап, бер сәгать карда яткан

Спас һәм РКБ табиблары юл һәлакәтенә очрап, бер сәгать карда яткан ир-атны коткарган.

Спас һәм РКБ табиблары юл һәлакәтенә очрап, бер сәгать карда яткан ир-атны коткарган.

Һәлакәткә очраган ир сүзләренчә, алдагы машинаны узган вакытта ул, каршыга килүче машинага бәрелмәс өчен читкә тайпылып, трассадан кюветка төшә.

Спас Үзәк район хастаханәсе һәм Республика клиник хастаханәсе табиблары Болгар янында юл һәлакәтенә очраган җиңел машина руле артында булган 47 яшьлек ир-атны коткарган. Бу хакта РКБның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәлакәткә очраган ир сүзләренчә, алдагы машинаны узган вакытта ул, каршыга килүче машинага бәрелмәс өчен читкә тайпылып, трассадан кюветка төшә. Ир-ат машинадан кар көртенә чыгып оча, ләкин узып барган машиналарның берсе дә туктамаган.

«Мине сизсеннәр өчен юлга таба шуыштым, чөнки кар көртендә машина күренми иде. Мине күреп, машина туктагач, аңымны югалттым, хастаханәдә генә аңыма килдем», - дип искә алып сөйләгән һәлакәткә очраган ир.

Ир-атның карда күпме ятканы төгәл билгеле түгел, якынча берәр сәгать тирәсе фаразлана.

Ашыгыч ярдәм ир-атны Спас Үзәк район хастаханәсенә китергән, аңа анда корсак куышлыгында кан агуын туктату өчен операция ясаганнар. Аннан соң санавиация вертолеты белән ир-атны Республика клиник хастаханәсенең травматология үзәгенә китергәннәр, монда аңа берничә операция ясаганнар.

Хәзерге вакытта зыян күргән ир үзен канәгатьләнерлек хис итә, куркыныч янамый.

Чыганак
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading