16+

Бер ханымның картасыннан 195 мең сум акча урлаганнар

Казанда яшәүче 41 яшьлек хатын-кыз мошенникларның корбаны булды.

Казанда яшәүче 41 яшьлек хатын-кыз мошенникларның корбаны булды.

Махсус кушымта кулланып, җинаятьчеләр аның кредит счетыннан 195 мең сум акчасын алганнар. Полиция хезмәткәрләре килеп чыккан хәлнең шартларын ачыклый. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

11 гыйнварда «Зареченский» полиция бүлегенә шәһәрдә яшәүче 41 яшьлек хатын мөрәҗәгать итә. Хәбәр иткәнчә, ул банк картасыннан 195 мең сум акча урлаган мошенниклар корбаны булган.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре казанлыларны таныш булмаган затлардан килгән бөтен мәгълүматны яңадан тикшерергә чакыра. Таныш булмаган кешеләргә үзләренең банк карталары һәм счетлары турында мәгълүмат бирергә, билгесез счетларга акча күчерергә ярамый. Шулай да мошенникларның хәйләләренә эләккәннәрне кичекмәстән полициягә «02» яки «112» телефоннары буенча мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading