16+

Бер хатын-кыз бер айда ике тапкыр бала тапкан

Бангладешта яшәүче бер ханым бала табып, 26 көн үткәч, тагын игезәк балалар – кыз белән малай тудырган, дип яза ria.ru.

Бер хатын-кыз бер айда ике тапкыр бала тапкан

Бангладешта яшәүче бер ханым бала табып, 26 көн үткәч, тагын игезәк балалар – кыз белән малай тудырган, дип яза ria.ru.

20 яшьлек Арифа Султананың беренче баласы февральдә туа. Табиблар аның карынында икенче аналык булуын белми калалар, бу бик сирәк була торган аномалия икән. 22 мартта Арифаның янә тулгагы тота башлый һәм ул игезәкләр таба. Балаларның өчесе дә сау-сәламәт, әниләре белән өйләренә кайтып киткәннәр.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading