16+

Бер хатын-кыз трамвай астында калган

Өлкән яшьтәге хатын-кыз Казанда трамвай астына эләгеп, авыр тән җәрәхәтләре алган.

Өлкән яшьтәге хатын-кыз Казанда трамвай астына эләгеп, авыр тән җәрәхәтләре алган.

Авария бүген көндезге сәгать берләрдә Җиңү проспектында булды.
Өлкән яшьтәге хатын Казанда трамвай астына эләгеп, авыр тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Юл-транспорт һәлакәте бүген көндезге сәгать тирәсе Җиңү проспектында булган. Соңрак ачыкланганча, 60-70 яшьләр тирәсендәге хатын-кыз тиешсез урыннан трамвай юлларын узарга булган. Пенсионер хатын, як-ягына карамый, шуңа да каршы килүче трамвай көпчәге астында кала.
Авыр җәрәхәтләр белән зыян күргән әбине хастаханәгә озаталар.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading