16+

Бер көн эчендә дүрт янгын чыккан

Татарстанда яшен сугып бер көн эчендә дүрт янгын чыккан.

Татарстанда яшен сугып бер көн эчендә дүрт янгын чыккан.

10 июнь көнне Яшен Әтнә районы Олы Мәңгәр авылындагы шәхси йортка бәргән, шуннан янгын чыккан. Авыл халкы кичке бишләр тирәсендә янгын сүндерүчеләрне чакырткан. Шул ук көнне Арча районының Наратлык авылында яшен сугу сәбәпле ике хуҗасыз корылмага ут капкан. Бераз соңрак Арчада гараж түбәсен яшен суккан. Биредә янгынның мәйданы 15 квадрат метр тәшкил иткән. Янгында һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading