16+

Бер кыз үзенең битенә кислота сипкән егеткә кияүгә чыккан

Төркиядә яшәүче кыз үзенең битенә кислота сипкән егеткә кияүгә чыга. Моннан ике ел элек була әлеге үзәк өзгеч вакыйга.

Төркиядә яшәүче кыз үзенең битенә кислота сипкән егеткә кияүгә чыга. Моннан ике ел элек була әлеге үзәк өзгеч вакыйга.

23 яшьлек Казим Озан Селтик исемле егет 20 яшьлек сөйгәне Берфин Озек белән ызгыша. Кызып китеп егет, әгәр кыз аның белән бүтән очрашырга теләми икән, беркемгә дә тәтемәячәген белдерә. Селтик кислота салынган савытны алып, кызның битенә сибә.

Химикат Берфин Озекның битенә һәм муенына зыян китерә, шулай ук кызның бер күзе күрми башлый. New York Post басмасы хәбәр иткәнчә, һөҗүм итүчене кулга алганнар. Ул зыян күрүчегә бертуктаусыз мәхәббәтен белдереп хатлар яза һәм гафу үтенә. Кыз исә Селтикны яратуын турында әйтеп, полициядәге шикаятен кире ала.

Төрек җәмәгатьчелеге, матбугат аша әлеге шаккаткыч хәл турында белгәч, Селтик өчен җәза таләп итә. Төрле яктан килгән басым аркасында Берфин Озек яңадан полициягә шикаять юллый. Селтикны 13,5 елга ирегеннән мәхрүм итәләр, әмма соңрак аны янә иреккә чыгаралар. Шуннан соң ир-ат Берфинга тәкъдим ясаган, ул аны шатланып кабул иткән. Кызның әтисе Берфинның мондый карар кабул итүенә нык кайгырган. "Мин аның өчен берничә ел көрәштем, һәм хәзер барысы да юкка", - дип лаф ора ди кызның әтисе.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading