16+

Бер кызны бәрдереп үтергән шоферга карата җинаять эше кузгатылган

Шофер икенче автобусны узарга чыккан, шуның аркасында җәяүлеләргә юл бирмәгән.

Шофер икенче автобусны узарга чыккан, шуның аркасында җәяүлеләргә юл бирмәгән.

Казанда бер кызны бәрдереп үтергән автобус йөртүчегә карата җинаять эше кузгатылган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк Казан үзәгендә зебра буйлап юл аркылы чыгып барган бер кызны автобус бәрдерүе хакында хәбәр иткән иде. Алган җәрәхәтләрдән кыз шунда ук һәлак булган.

Шофер икенче автобусны узарга чыккан, шуның аркасында җәяүлеләргә юл бирмәгән. Бүген автобус йөртүчегә карата җинаять эше кузгатылды.

Моннан тыш, видеокамера язмасында, һәлак булган җәяүледән тыш, кызыл курткалы тагын бер кызның юл аша чыгып баруы күренә. Полиция хезмәткәрләре аның 5-333-847, 5-333-859 яки 5-333-865 телефоннары буенча Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать итүен сорый.

Шунысын да искәртик: Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә кызыл куртка кигән кызны, шулай ук әлеге аварияне күргән бүтән кешеләрне эзлиләр.

https://tatar-inform.tatar/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading