16+

Бер сәгать кальян тарту – берьюлы 20 тәмәкене тартып бетерүгә тиң

Россиядә 50 миллион кеше тәмәке тарта. Ир-атларның - 65, ә хатын-кызларның 30 проценты тәмәке пыскыта.

Россиядә 50 миллион кеше тәмәке тарта. Ир-атларның - 65, ә хатын-кызларның 30 проценты тәмәке пыскыта.

- Кальян тарту аеруча зарарлы. Аны, гадәттә, 20-60 минут тарталар. Бу - бер сәгать эчендә 20 тәмәкене тартып бетерүгә тиң. Кальян тартканда каты итеп суырасың, нәтиҗәдә зарарлы матдәләр тын юлына һәм үпкәгә кереп тула. Каль­ян кафеларында нинди сыекчалар салынуы мәгълүм түгел. Мөштекләр алмаштырылмый, яхшылап чистартылмый, шул рәвешле авырулар да йогарга мөмкин. Тәмәке халык­ларны җир йөзеннән юкка чыгарган, - дип кисәтте Республика наркология диспансеры баш табибы урынбасары Степан Криницкий «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев та тәмәке «газраиле»нә әйләнгән.

- Депутатлыкка кандидат сыйфатында очрашулар үткәргәндә, бик күп кеше кальян кафеларына зарланып мөрәҗәгать итте. Шушы мәсьәләне хәл итүгә алындым. Белгечләр әйткәнчә, кальян һәм, гомумән, тәмәке тарту наркологик авыруларга сәбәпче. кальян тарту модасына аеруча яшьләр бирелде. Йөзләрчә машиналарда җыелышып, кальян тарталар. Каль­ян һәм электрон сигаретлар тартуга чикләүләр кертү турында закон проекты әзерләдек. Хәзер ул проект Россия Хөкүмәтенә бәяләмәгә тапшырылды. Хөкүмәт бәяләмәсеннән соң, проектны шушы җәйдә үк Дәүләт Думасында карый башларбыз дип уйлыйм, - диде Марат Бариев.

Роспотребнадзорның республика буенча идарәсенең бүлек җитәкчесе урынбасары Ольга Фомичева йортларның беренче катларында урнашкан кальян кафеларына каршы көрәштә җәмәгатьчелекне дә активлыкка өндәде. Кальян кафеларындагы агулы газлар, йорт җилләткече буенча күтәрелеп, фатирларга тула.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading