16+

Бер яшьлек бала тәрәзәдән егылып төшеп һәлак булган

Бүген иртәнге сәгать унбердә Чаллы шәһәренең Яңа шәһәр комплексында 4/10 номерлы йортта фаҗига булган.

Бүген иртәнге сәгать унбердә Чаллы шәһәренең Яңа шәһәр комплексында 4/10 номерлы йортта фаҗига булган.

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итүенчә, бер яшьлек малай тәрәзә төбенә менгән һәм москит челтәренә таянган һәм егылып төшкән.  Баланы хастаханәгә озаталар. Ләкин табибларның бар тырышлыгына карамастан, сабый вафат була.
"Һәлакәт урынына шәһәр прокуроры урынбасары Эльвира Тимирова чыккан. Булган хәлнең шартлары ачыклана», - дип ачыклык кертте Галиев.

Фото: https://pixabay.com
 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading