16+

Бер яшьлек кызны әнисеннән тартып алганнар

Суд приставлары Казанда күп балалы анадан бер яшьлек кызчыкны тартып алганнар.

Суд приставлары Казанда күп балалы анадан бер яшьлек кызчыкны тартып алганнар.

Казанда суд приставлары бер яшьлек кызны гаиләсеннән алганнар. Моңарчы, баланың әнисе ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән булган. Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, баланы тиешенчә тәрбияләмәү турындагы материаллар нигезендә суд карары үтәлгән.

Кыз, суд раслаганча, коточкыч шартларда яшәгән. Моннан тыш, баланы еш кына берүзен генә калдырганнар, диелә Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе хәбәрендә.

Гаиләдә тагын ике бала үсә икән. Элегрәк хатын-кыз алимент түләмәгән өчен җаваплылыкка тартылган булган, дип аңлаттылар приставлар. Кызчыкны әнисеннән алу турындагы дәгъва белән опека вәкилләре судка мөрәҗәгать иткән.

Фото: r16.fssp.gov.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading