16+

«Бердәм Россия» дебатларында авыл яшьләренә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре дә күтәрелгән

“Бердәм Россия” праймеризы алдыннан үткән чараларда авыл яшьләренә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре күтәрелгән. Бу хакта бүген “Бердәм Россия” төбәк штабы җитәкчесе Динар Бараиев партиянең матбугат үзәгендә хәбәр итте.

“Яшьләр үз авылыннан, районыннан китмәсен өчен тырышырга кирәк. Шулай ук студентларны, яшь белгечләрне районга җәлеп итү өчен механизмнар булдыру мәсьәләләре дә яңгырады”, - ди штаб җитәкчесе.

Яшьләрне торак белән тәэмин итү, авыл җирлекләрендә яшәүче яшьләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре дә күтәрелгән. Аның сүзләренчә, яшьләрне борчый торган мәсьәләләр арасында торак коммуналь хуҗалык өлкәсендәгеләре дә бар.

Шулай ук мәгариф өлкәсе, мәктәптә балаларны ашату мәсьәләләре дә күтәрелгән, бушлай юридик ярдәм мәсьәләсе дә актуаль булып кала.

“Гади кешеләр чишә алмый торган юридик мәсьәләләр еш очырый. Кайчагында юристларга һәм профильле белгечләргә мөрәҗәгать итү кирәк”, - диде Динар Бариев.  

Праймериз алдыннан теркәлү узучылар арасында иң яшь кандидатка 23 яшь.  Яшь кандидатларның күпчелеге исә 27-31 яшьлекләр.

Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading